Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

2018 елның 25 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килгәннәр.

“Ельцин Кубогы”на халыкара ярышлар 19 февральдә Казан Теннис академиясендә башланды. Турнир сигезенче тапкыр уздырыла һәм быел анда дөньяның 22 иленнән 160 тан артык спортчы катнаша.

Искә төшерәбез, беренче турнир 2011 елның 28 февралендә узган иде, ул Ельцин фонды тарафыннан Борис Ельцинның тууына 80 ел тулуга багышлап оештырылган иде.

Бүген кунаклар очрашуга турнирда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң килделәр. Наина Ельцина Казан һәм ярышлар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

“Һәр елны килгән саен Татарстан һәм Казан үзгәрә, матурлана бара. Теннис академиясе дә кешеләр өчен, балалар өчен эшләнгән. Татарстан - кунакчыл республика, барысы да һәрвакыт елмаеп тора. Һәрвакыт матур, ачык. Сокланудан тыш республика хакында берни дә әйтә алмыйм. Сезнең инде өч объектыгыз ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә, бу бер республикада да юк әле. Сез мөстәкыйль, Минтимер әфәнде - башыннан ук бу эшнең хуҗасы. Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде”, - диде Наина Ельцина.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россиянең атказанган спорт остасы, атаклы теннисчы һәм тренер Анастасия Мыскина, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Советы Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгъзалары Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International