Алексей Песошин Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, бүген иртән Алексей Песошин “Балыкчы. Аучы” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашты.

Күргәзмә гадәтттәгечә “Казан ярминкәсе” КҮ территориясендә узды.

Коллегия барышында чыгыш ясап, Алексей Песошин “Чөгәнең уылдык чәчү урыны” һәм “Мишә елгасы тамагы” кебек ике яңа заказникны булдыру ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының төп казанышы, дип атады.

Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау һәм рациональ файдалануны тәэмин итү турында ТР Куркынычсызлык советы карарларының уңышлы үтәлешен билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының инспекторлар составы автомобильләр, карда һәм суда йөри торган техника белән җиһазландырылган.

Комитет коллективының Татарстанның аучылык заказниклары террриториясендә көйләнгән эше кыргый хайваннарның популяция саны артуда сизелерлек нәтиҗә бирә.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков ышаныч белдергәнчә, заказникларны саклау режимы тәртип бозуларның саны кимүгә китерәчәк.

Хәзер Татарстанда аерым саклау режимы куелган алты аучылык заказнигы  бар. 2009 елдан заказниклар территориясендә пошиларның саны 78,6%ка арткан, ә куяннар саны – 35%ка.

Коллегия утырышы тәмамланганда Алексей Песошин алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International