Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның 2 аендагы эшчәнлеге турында хәбәр итте

2018 елның 9 марты, җомга

Татарстанда терлекселек өлкәсендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның 2 аендагы эшчәнлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада гыйнвар-февраль айларында 63 мең тонна терлек һәм кош үстерелде, үсеш - 3 %. 157 млн. данә йомырка җитештерелгән, ягъни 108 % үсеш (+12 млн.).

Министр сүзләренчә, Татарстан Республикасында эре мөгезле терлек 735 мең баш тәшкил итә. Дуңгыз саны - 430 мең баш, кош - 15,6 млн. 

Марат Әхмәтов шулай ук сөт җитештерү барышы турында да хәбәр итте - 200 мең тонна. Бу узган елның шул ук чорына карата 3 % ка артык. "Бездә сөт җитештерү күләмен 5 проценттан да ким булмаган үсешне тәэмин итү бурычы тора. Республика районнары арасында андыйлар әлегә 12, алар бергә 8,5 мең тоннага артык сөт җитештерделәр, - диде Марат Әхмәтов. - Гадәттәгечә төньяк районнарыюыздан ары соңгы вакытта Арча, Азнакай, Зәй, Сарман, Аксубай районнарында сөт җитештерү күләме арта бара. "Красный Восток"тан Зеленодольск һәм Әлки районнарында да, таналар сатып алуны субсидияләү исәбенә, җитештерү күләмен артуын көтәбез".

Сөт сатып алу бәяләре вәзгыяте аркасында, 2 айда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 179 мең тонна сөт сатып (узган елдагындан 6 мең тоннага артык), 3,7 млрд. сум керем алдылар - бу узган елдагыдан 700 млн. сумга ким. Марат Әхмәтов сүзләренчә, шулай да сөт бәяләре кимү тармакка кызыксыну кимүенә сәбәр була алмый. Киресенчә, терлекчелеккә игътибарны арттырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International