2017 елда “Татагролизинг” 1,11 млрд сумга техника һәм җиһазлар саткан

31 март 2018 ел., шимбә

2017 ел нәтиҗәләре буенча “Татагролизинг” АҖ 1.11 млрд сумга 624 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары саткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

“Техника алу-сату килешүләре буенча, шулай ук лизингка сатыла. Бүгенге көнгә компаниянең килешүләр портфеле 2,6 млрд сум тәшкил итә, бу 1000 артык килешү”, - диде Азат Җиһаншин.

2017 елда “Татагролизинг” АҖ 1.11 млрд сумга 624 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары саткан. 2018 елда сату күләмен 1,3 млрд сумга арттыру планлаштырыла.

2010 елдан “Татагролизинг” АҖ  республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә актив инвестицион эшчәнлек алып бара. Җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре төркеменә тугыз агрофирма керә, алар Лениногорск, Лаеш, Кама Тамагы, Югары Ослан һәс Аксубай районнарында урнашкан. Агрофирмаларда 100 мең гектар сөрүлек җире, 24,1 мең баш мөгезле эре терлек, 14,5 мең баш дуңгыз бар. 2160 кеше эш белән тәэмин ителгән. Уртача айлык хезмәт хакы 24 мең сум.

Азат Җиһаншин билгеләгәнчә, агрофирмаларда матди-техник базаларны яңарту буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар агымдагы елда күрсәткечләрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования