Алексей Песошин: Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оешуга 55 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.

Юбилей датасы белән хезмәткәрләрне котлап, Алексей Песошин, узган елларда тикшерүченең, тикшерү органы җитәкчесенең вәкаләтләре шактый киңәйде, бүлекләрнең сыйфатлы составы яхшырды, күп кенә иң кискен проблемалар хәл ителде, дип билгеләде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эше һәрвакыт үзенең традицияләре белән, эшнең яңа формаларын һәм алымнарын куллануга сәләтлелеге белән мактала.

Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә, дип билгеләде Алексей Песошин. “Тикшерүчеләр һәм оперативникларның бергә килешенеп эшләүләре нәтиҗәсендә 2017 елда җинаятьләрнең ачылуы 58,7 % тәшкил иткән”, - диде ул.

Татарстан Премьер-министры шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эше үсешендә ветераннарның өлешен аерым билгеләде.

Алга таба Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International