Николай Титов: Муниципаль берәмлекләр, бакчачылык ширкәтләренең җир салымнары территорияләр бюджетында калса да, бакчачыларга игъnтибар итмиләр диярлек

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бакчасыларга ярдәм программасын гамәлгә ашыру, 2017 елда эшчәнлек нәтиҗәсе һәм 2018 елга бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов сүзләренчә, бүгенеге көнгә 28 мең гектар җирдә урнашкан 376 мең бакча кишәрлекләреннән 216 меңе теркәлгән, ягъни 58 %. һәм милек буларак 17 мең гектар теркәрлгән (61 %). 

Гомумән республикада 23 районда 950 бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр теркәлгән. 9 муниципаль районда (Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнары) бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр теркәлмәгән, ә 13 районда алар бөтенләй юк - шәһәрсез районнар. 

Николай Титов сүзләренчә, күпчелек бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләре (90 %) Казан, Чаллы, Түбән Кама тирәсендә урнашкан. "Бер миллионнан артык граждан , күбесе өчен ял итү урыны булган шул кишәрлекләрдә үзләрен җитәрлек дәрәҗәдә яшелчәләр, җиләк-җимеш, бәрәңге белән тәэмин итә", диде ул. 

Катлаулы мәсьәләләр арасында су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителешне атады Николй Титов, шулай ук бакчачылык ширкәтләренә юллар төзү, эчке юлларны тәртиптә тоту, янгыннан саклану һәм калдыкларны чыгару кебек мәсьәләләр дә бар. 

"Муниципаль берәмлекләр, бакчачылык ширкәтләренең җир салымнары территорияләр бюджетында калса да, бакчачыларга игъnтибар итмиләр диярлек", - диде Николай Титов. 

Ул искәрткәнчә, барлыгы өч районда - Түбән Кама, Әлмәт, Тукай - район дәрәҗәсендә Бакчасылык ассоциацияләре булдырылды. Аның сүзләренчә, әлеге оешмалар - муниципалитет һәм бакчачыларны бәйләүче. 

"Түбән Кама районында, муниципаль берәмлекләр башлыкларын чакырып, алар тәҗрибәсен өйрәнер өчен күчмә ведомствоара комиссия уздыру файдалы булыр иде", - диде Николай Титов. 

Титов хәбәр иткәнчә, Татарстан Бакчачылары берлеге бакчачылыклар ширкәтләреннән эчке инфраструктуралары объектларын капиталь ремонтлауны финанслауга гаризалар кабул итә башлады. 

12 муниципаль районнан гаризалар килде - 2018 елгы программада 250 млн. сумга. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бакчалчылар ширкәтләре әгъзаларын үзара салым салуга җәлеп итү инициативасын уңай бәяләде.  Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бакчачылар ширкәтлрендә җәй чорында бик күп граждан яши, аларга иминлек, экология мәсьәләләре, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре мөһим. Бакчачылар белән эшләргә кирәк, ярдәм итәргә, диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә зур шәһәрләр өчен әһәмиятле - Казан, Түбән Кама, Чаллы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International