Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу хакта бүген брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасында язгы-җәйге чорда урманнарда һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган иде.

Гадәттәгечә брифинг ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

2018 елда янгын куркынычы булган сезонга әзерлек турында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров доклад ясады.

"Без урман янгыннары чорына тулысынча әзер. Урман янгыннарын сүндерү буенча махсус план нигезендә, 2018 елда урман янгыннарын сүндерүгә 343 кеше, 310 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Шулай ук "Урманчылык" дәүләт казна учреждениеләрендә 203 ирекле янгын дружиналары оешты. Шулай да республикада урман янгыннарын китереп чыгармау өчен тулы эш комплексы алып барыла", - диде министр.

Кузюров сүзләренчә, республикада 23 янгын сүндерү-химик станциясе бар. Шуның 18е беренче, 5се икенче типка карый.

"Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем оешты. Аларның максаты - билгеләнгән маршрут буенча урманны патрульлек итү", - диде Равил Кузюров.

Министр шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын бозучыларга штраф күләме турында да әйтте. Ул гражданнарга - 1500-3000, вазифаи затларга - 10-20 , юридик затларга - 50-200 мең сумны тәшкил итә.

Сергей Сергев, үз чиратында, янгыннар бигрәк тә апрель-май айларында күп була, дип хәбәр итте. 

“Янгыннарның шактый өлеше авыл хуҗалыгы җирләрен, узган елдан калган чүп-чарны, коры үләнне яндырудан һәм учаклар тергезүдән килеп чыга. Кагыйдә буларак, әлеге ут урман янгыннарына китерә ала. 2017 елда ТР территоиясендә коры үлән януның 993 очрагы теркәлде. Еллык статистик мәгълүматлар нигезендә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә күзәтү-профилактика чаралары планы булдырды. Бүген әлеге проект Министрлар Кабинетында килештерелә. Аның нигезендә, республика территориясендә 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк”, – диде Сергей Сергеев.

Аның сүзләренчә, урман массивлары белән чиктәш 82 торак пункты урман янгыннарыннан зыян күрергә мөмкин. Шулай ук 29 бакчачылык ширкәте, 80 сәламәтләндерү лагере, 15 икътисад объекты һәм 19 сәламәтләндерү оешмасы да куркыныч зонада.

“Бу объектларны тикшердек. Анда рейдлар да булып тора. Узган ел 3983 торак пункт тикшерелде”, – диде идарә башлыгы.

Сергеев сүзләренчә, тәртип бозу очраклары аркасында 256 кеше һәм 10 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук коры үлән януның 1000ләп очрагы булдырмый калынган. Быел да бу эш дәвам иттереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International