Алексей Песошин Иннополиста Ericsson үзәге һәм 5 G тикшеренүләре өчен МТС ачылышында катнашты

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) уртак  5 G тикшеренүләре өчен МТС һәм  Ericsson үзәгенең рәсми ачылышы булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Алексей Песошин, үзенең чыгышында, аерым алганда, “Иннополис” махсус икътисади зонасы үсеше турында сөйләде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча монда 61 компания-резидент теркәлгән, гомуми инвестиция күләме 11 млрд сум.

“Без ышанабыз, уртак проектның смарт-технологияләре якын арада Иннополис территориясендә генә тупланып калмыйча, бәлки бөтен Россия буйлап таралачак”, - диде Алексей Песошин һәм үзләренең проектларын гамәлгә ашыру өчен нәкъ менә Иннополисны сайлаганнары өчен компаниягә рәхмәт белдерде.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, бүген кешеләр цифрлаштыруны тормышның аерылгысыз өлеше итеп кабул итәләр. Ул бүген Арча, Әлмәт районнары һәм шулай ук Иннополис белән партнерлык турында килешүләр имзаланды, дип искә төшерде.

Бу килешүләр “Цифрлы икътисад” программасын гамәлгә кертүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә, муниципалитетлар инфраструктурасына “акыллы шәһәр” элементларын кертүгә юнәлтелгән.

МТС компаниясе президенты Алексей Корня билгеләгәнчә, цифлаштыру барлык җиргә үтеп керә, яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм ресурсларны нәтиҗәле файдалануга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дөнья лидерлары белән үзара хезмәттәшлектә цифрлы сервисларны үстерү компания өстенлекләренең берсе булып санала.

Искә төшерәбез, Ericsson, МТС һәм Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы Барселонада Mobile World Congress 2018 халыкара күргәзмәдә үзәк булдыру турында килешү имзаладылар.

Бүген Иннополиста МТС һәм Ericsson һәм “КАМАЗ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International