Рөстәм Миңнеханов: "Беларусь Республикасы - Татарстанның иң зур партнерларның берсе"

2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашуы вакытында Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Бүгенге көндә күп кенә юнәлешләр буенча конструктив эш алып барыла, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ике республика арасында нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек үсеш кичерә. ТР башлыгының сүзләренә караганда, Мински тракторларын Татарстанда җыю проекты күп кенә тауар җитештерүчеләр өчен үрнәк булырга тиеш.

“Без бу эшне көчәйтергә кирәк дип саныйбыз, Белоруссиянең дә, Татарстанның да куәтле машина һәм прибор төзелеше тармагы бар, без үзебездә һәм сездә булган барлык уңай яклардан файдаланырга тиеш”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть химиясе өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрдән санала. Әлеге юнәлешне үстерергә кирәк. ТР Президенты IT-тармакка һәм үзара тәҗрибә алмашу кирәклегенә дә игътибар юнәлтте. Ул югары һөнәри белем бирү өлкәсен хезмәттәшлектәге тагын бер мөһим юнәлеш дип атады.

“Безнең югары уку йортларының үзара элемтәдә торуы бик тә мөһим, студентлар һәм укытучылар белән алмашу булырга тиеш. Бу эшне өстенлекле юнәлешләр рәтенә кертергә кирәк”, - диде Р.Миңнеханов.

Соңрак Андрей Кобяков журналистларга биргән интервьюсында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең барлык якларына кагылышлы сөйләшүнең бик тә эчтәлекле булуы хакында хәбәр итте.

“Әлбәттә, аларның нигезендә сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр ята. Шуны әйтәсем килә, 2011 елда безнең республикалар сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең күләмен яңадан 2008 елгы кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтарды. 11 ай нәтиҗәләре буенча безнең 1 миллиард 100 миллион долларыбыз бар – бу 2008 елгы дәрәҗә. Әмма бу күрсәткеч сыйфат ягыннан бик яхшы үзгәрешләр кичерде. Без җитди инвестиция проектларын гамәлгә ашыра башладык. Аерым алганда, “Татнефть” безнең республикада автозаправка станцияләре челтәрен төзи. Алар барлыгы 37 булыр дип көтелә, 2 станция сафка бастырылган инде”, - диде ул.

Үз чиратында, Беларусь һәм Татарстан Белоруссия техникасы җитештерү проектын гамәлгә ашыра. 2011 елда 8 меңгә якын трактор эшләп чыгарылган, алар Татарстан һәм Россия Федерациясе территориясендә сатылган.

“Бүген без Белоруссия куллану тауарларын Татарстан базарына китерү мөмкинлекләренә бәйле мәсьәлә хакында да фикер алыштык. Моннан тыш, безнең мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә яхшы проектларыбыз бар”, - дип өстәде илче.

ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов билгеләп үткәнчә, Россия, Белоруссия һәм Казакъстан Бердәм икътисади киңлеген булдыру сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.

Татарстан һәм Белоруссиягә килгәндә, инде бүгенге көндә үк күпсанлы уртак проектлар гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады И.Мөфлиханов.

“Бүген Белоруссия делегациясе IT-паркта булып, безнең IT-өлкәдәге эшләнмәләр белән танышачак. Иртәгә делегация “Алабуга” махсус икътисади зонасына һәм “КАМАЗ”га сәфәр кылачак. “АлАЗ” заводы белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Моннан тыш, Белоруссия һәм Татарстан арасында мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек үсеш кичерә”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International