KazanSummit уздыру вакытында Татарстанның ИХО (ОИС) илләре белән сәүдә күләме 32%ка арткан

8 май 2018 ел., сишәмбе

Казанда Дубайның Ислам  банкы филиалын ачу планлаштырыла, дип белдерде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Хәзерге вакытта банкның алты илдә, нигездә мөселман илләрендә филиаллары бар. Оешма киңәергә планлаштыра һәм Россияне мөмкин булган мәйданчык сыйфатында карый.

Талия Миңнуллина шулай ук KazanSummit форумы эшенең 10 еллык тарихына нәтиҗә ясады. Татарстанның һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО)  гомуми сәүдә күләменең үсеше 32%ка арткан.Татарстнның төп сәүдә партнерларының яртысы ИХО илләреннән.

Искә төшерәбез, “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” X Халыкара икътисади саммит Татарстан башкаласында 2018 елның 10-12 маенда узачак.

Саммитта Төньяк Осетия һәм Ингушетия Премьер-министрлары катнашачак. Башка субъектлардан икътисад министрлары булачак.

“KazanSummit”та 69 ММЧдан 200 корреспондент эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования