Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген республика кырларында чәчү эшләре 400 мең гектар җирдә тәмамланган, ягъни планның 23 %.
Фаразлаулар буенча май явым-төшемсез булачак. Җилле һава торышы бер тәүлектә гектардан йөзләгән тонна дымны ала. “Безгә мөмкин булган ысуллар белән дымлылыкны сакларга кирәк”, - диде министр.