Алексей Песошин Футбол буенча Дөнья чемпионаты Кубогын сәламләү тантанасында катнашты

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин алда торган чемпионатны “көтеп алынган тарихи вакыйга” дип атады.

“Дөнья Кубогы беренче тапкыр өч көнгә безгә килде. ФИФА җитәкчелегенә футбол тарихының бер өлеше булырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин Казанда узачак зур спорт бәйрәме хакында сөйләде. “ Без чемпионатка әзер, аның башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанга бәхет елмайды: биредә Германия, Франция, Корея, Австралия җыелма командалары матчларын күрәчәкбез”, - дип билгеләде шәһәр мэры.

Дөнья чемпионатын үткәрү буенча “Кока-кола” оештыру комитеты башлыгы Микаэль Вине әлеге вакыйганы “тарихи мизгел”, дип атады һәм нәкъ менә Казанның Россия спорт башкаласы булуын билгеләп үтте.

Дөнья Кубогы чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6 килограмм да 142 грамм тәшкил итә. Дөнья футболының төп трофеена бары тик дөнья чемпионнары һәм дәүләт башлыклары гына кагыла ала. Ә Дөнья чемпионатында җиңгән командаларга Кубокның алтын йөгертелгән күчермәсе тапшырыла. Турны оештыручылар Дөнья Кубогының кечерәйтелгән копияләрен Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тапшырдылар.

Әгерҗенең хатын-кызлардан оештырылган кадетлар командасы Дөнья Кубогы янәшәсендә беренчеләрдән булып фотога төшү мөмкинлегенә ия булды. Нәкъ менә шушы кызларга Дөнья чемпионатында тупларны тапшыру хокукы бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International