Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Химиклар көне белән котлавы

2018 елның 26 мае, шимбә

Хөрмәтле химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Химиклар көне белән котлыйм!

Бүгенге көндә республиканың нефть химиясе комплексы, аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы - илебезнең горурлыгы.

Республика җитәкчелеге нефть химиясе тармагы алдына җитештерүне яңарту, инновацион проектларны гамәлгә ашыру буенча зур бурычлар куя.

Әлбәттә, Татарстанның төп байлыгы - ул, барыннан да элек, кешеләр, гади хезмәткәрләр, белгечләр, тармакның ветераннары. Хезмәт коллективларының фидакарь эшләре аркасында Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексында сәнәгать җитештерүе күләменең тотрыклы үсешен дәвам итәргә мөмкин.

Химия һәм нефть химиясе тармагының барлык хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, киләчәктә уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International