Алексей Песошин “Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә ТР Президенты стипендияләрен тапшырды

2018 елның 1 июне, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.

Фестивальдә беренче урыннарны алучыларга һәм аларның укытучыларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Республика Хөкүмәте җитәкчесе чарага җыелучыларны Халыкара Балаларны яклау көне белән котлады һәм традиция буенча стипендияләр нәкъ шушы көнне тапшырылуын билгеләп үтте.

Быел фестивальдә 64 меңнән артык талантлы бала катнашуын билгеләп үтте ул.

“Созвездие – Йолдызлык” фестивале 2001 елдан бирле Татарстан Президенты химаясында үткәрелә һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән катнашалар.

Җиңүчеләргә ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татнефть” ГАҖ акчалата премияләре, ә укытучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары белән ТР Президенты бүләкләре тапшырылды.

Катнашучылар “Хореография”, “Вокаль ансамбльләре”, “Вокал-соло” һәм “Конферанс”номинацияләре буенча бүләкләнде.

“Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәте сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауга һәм ярдәм итүгә, шулай ук укытучылар һәм белгечләр педагогик корпусын үстерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International