Алексей Песошин “Кыңгырау чыңы” фестивален ачты

2018 елның 2 июне, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Алексеевск чаң тавышлары-2018” XVI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачты.

Быел бәйрәм 1918 елда атып үтерелгән патша Романовлар гаиләсе истәлегенә, шулай ук Алексеевск чиркәвен изгеләштерүнең 10 еллыгына багышланган.

ТР Премьер-министры үзенең чыгышында бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да фестиваль ачылышы белән котлады.   

“Бу  халыклар арасында татулык өндәүче һәм православие вәкилләренең традицияләрен яңартучы мәдәниятара элемтә өчен тагын бер уникаль мәйданчык. “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале бөтенроссиягә танылган. Моны илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән катнашучыларның булуы раслый. Ышанам, бүгенге бәйрәм барыбызга да яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк итәчәк”, - дип өстәде Алексей Песошин.

Аннан соң фестивальнең гала-концерты башланды. Быел Татарстанга Россиянең төрле шәһәрләреннән, Белоруссиядән, Украинадан чаң кагучылар, шулай ук фольклор һәм бию коллективлары, дини музыка һәм казакъ җырларын башкаручылар килде.

Кунакларда “Осталар шәһәре” халык һөнәрләре ярминкәсе һәм “Казакъ бистәсе” проекты кызыксыну уятты.

Фестиваль 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International