Казанда “Тоталь диктант”ны оештыручыларны һәм “биш”ле билгесенә язучыларны бүләкләделәр

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлар Кабинетында республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Тоталь диктант”ны оештыручылар һәм “биш”ле билгесенә язучылар белән очрашты. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Тоталь диктант – ул мәгариф акциясе. Беренчедән, бу - Россиядә, дөньяда тел мәсьәләләренә игътибар юнәлтә торган чара. Ел саен “Тоталь диктант” та катнашучылар саны арту куандыра”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Рус теленнән халыкара диктантның текст авторы Россия язучысы, “Большая книга” һәм “Ясная поляна” әдәби премияләре лауреаты Гүзәл Яхина булды.

Казанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская акция бөтен дөньяда 14 апрельдә узды, дип әйтте. “Быел Казан “Тоталь диктант” башкаласы булу өчен көрәште, әмма Владивосток җиңде. Киләсе елда Казан беренче булсын өчен тырышачакбыз”, - диде ул.

Ирина Александровская быел татарстанлыларның 4 проценты, ә 2016 елда 2,5 проценты диктантны “биш”ле билгесенә язганын әйтте. “Акциядә катнашучыларның 70 проценты 30 яшькә кадәрге кешеләр”, - диде ул.

Быел Татарстанда 4 меңнән артык кеше диктант язды. Узган ел бу акциядә 3 512 кеше, 2016 елда 2 502 кеше катнашкан иде.

“Бу, беренче чиратта, җәмгыяви проект. Икенчедән, рус теленә, бер-береңә мәхәббәт, битараф булмау турында", - диде РФ Президенты каршындагы Рус теле буенча совет әгъзасы Ольга Ребковец.

Аның сүзләренчә, 30 меңнән артык кеше онлайн-режимда “Тоталь диктант" яза. Шулай ук Казаннан да туры трансляция ясау мөмкинлеге бар. Моның өчен Казан киләсе елда “Тоталь диктант” башкаласы булырга тиеш”, - дип тәмамлады сүзен Ребковец.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Дом книги” китап кибетләре челтәре, “Татарстанда мәдәниятләр һәм диалоглар үзәге” иҗтимагый оешмасы, “Тоталь диктант-2018” акциясенең Филологлар һәм рус теле укытучылары советы, Гүзәл Яхина һәм Ольга Ребковец Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Моннан тыш, “Республика Татарстан” газетасының мәгариф бүлеге мөхәррире Евгения Чеснокова Рәхмәт хаты алды. Шулай ук “Татарстанның иң актив муниципаль берәмлеге” номинациясендә җиңүчесе Чаллы шәһәрен билгеләп үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International