Алексей Песошин 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казан матбугат үзәген карады

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Футбол буенча дөнья чемпионатының  шәһәр матбугат үзәгендә булды. Аны  “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов озата йөрде.

Матбугат үзәге бүген “ИТ-парк” югары технологияләр технопаркында ачылды һәм 16 июльгә кадәр эшләячәк. Журналистлар өчен 180 урын булдырылган. Өстәлләр компьютерлар белән җиһазландырылган, югары тизлекле кабельле Интернет һәм Wi-Fi урнаштырылган.

Алексей Песошин 1930 елда Уругвайда узган беренче “мундиаль” тарихына багышланган фотокүргәзмәне карады. ТР Премьер-министрына шулай ук Татарстан китап нәшрияты стендын, татар халык һөнәрчеләре эшләнмәләре күргәзмәсен, журналистларны тукландыру зонасын һәм республиканың төп туристлык үзәкләре турында мәгълүмат күрсәтелгән экспозицияне тәкъдим иттеләр.

Матбугат үзәгендә 60 пресс-конференция уздыру планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Алексей Песошинга. Волонтерлар сыйфатында матбугат үзәгендә эшләү өчен студентлар җәлеп ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International