Алексей Песошин “Закон территориясе” республика конкурсы лауреатларын бүләкләде

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс лауреатларын  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, соңгы вакытта республикада җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңай динамика күзәтелә. Узган ел ахырына республикада 1500дән артык халык дружиналары эшләгән, аларда 20,5 меңнән артык кеше исәпләнә.

Алексей Песошин конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә беренче урынга Чаллы мэры Наил Мәһдиев лаек булды.

Икенче урын Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинга, өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелде.

“Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы. Конкурсның максаты – җәмәгать тәртибен тэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешмалар һәм уку йортлары  җитәкчеләрен стимуллаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International