Алексей Песошин: Дәүләт һәм муниципаль оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясенә бәяләрне һәм сыйфатны беренче урынга куярга кирәк

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча киңәшмә бүген ТР Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Ул ассызыклаганча, беренче чиратта балалар учреждениеләренә һәи социаль  юнәлештәге оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясенең сыйфатына бик нык игътибар итәргә кирәк.

Бүгенге көндә азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр тарафыннан куелган таләпләрне бозулар саны арта бара, дип билгеләде Алексей Песошин. Бу барыннан да элек, санитар кагыйдәләрне, нормаларны, техник регламентларны сакламау.

 Алексей Песошин дәүләт һәм муниципаль оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясенә бәяләрне һәм сыйфатны беренче урынга куярга кирәк, - дип ассызыклады. “Бу ике принципиаль мәсьәлә, шулар нигезендә эшләргә мөмкин”, - диде ТР Премьер-министры.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү, азык-төлекнең сыйфатын күтәрү өчен, дәүләт контроленә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International