Татарстаннан 118,8 мең бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Быел Татарстан балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 54,8 мең 831 түләүсез юллама бүленгән. Шуларның 13 мең 616сы авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикер быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итәчәк, диде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов сүзләренчә, быел балаларның сәламәтләндерү кампаниясен бюджеттан финанслау 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил иткән. 

“Әлеге сан елдан-ел арта бара, - диде ул. - Балалар өчен 1 мең 843 ял оешмасы эшли. Аерым алганда, 128 шәһәр яны стационар лагере, 15 санатор-курорт оешмасы, 81 палаткалы лагерь, 926 көндезге мәктәп яны лагере, 689 хезмәт һәм ял лагере, Кара диңгез яр буйларында дүрт лагерь бар", - дип сөйләде Рафис Борһанов.

Татарстан “Артек” халыкара балалар үзәгендә балалар ялы өчен 332 квота алган. Хәзерге вакытта республиканың 19 шәһәр һәм районыннан 192 бала Балалар ял үзәгенә җибәрелгән инде, дип белдерде Дамир Фәттахов.

Спикер сүзләренчә, “Артек.балалар” автоматлаштырылган федераль система булдырылганлыктан, лагерьга балалар шәхси казанышлары исәпкә алынып җибәрелә. Аерым алганда, сайтта балалар олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында һәм социаль проектларда яулаган грамота һәм дипломнарын урнаштыралар. Әлеге мәгълүматтан чыгып, рейтинг формалаштырыла һәм шуннан юлламалар бүленә.

Быел Татарстаннан “Артек”ка юлламаларга бәйгедә уртача бер урынга тугыз кеше катнаша. Ә аерым сменаларга исә бер юлламага 30 кеше дәгъва итә, диде Дамир Фәттахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования