Алексей Песошин сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында: Бу мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән әле, әмма уңай якка үзгәрешләр бар

2018 елның 4 августы, шимбә

Республика сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең  ТР буенча җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, эссе һава торышы саклану аркасында, сулыкларда хәлләр кискенләшкән. Узган атна эчендә сулыкларда 3 кеше батып үлгән, алар арасында бер бала да бар, ул “Казан” гаилә үзәге янында Казансу елгасында бата.

Сергей Сергеев сүзләренчә, балаларның суда һәлак булуларының төп сәбәбе – аларны караучысыз калдыру, җиһазландырылмаган урыннарда су коену, алкоголь куллану.

Ел башыннан республика сулыкларында барлыгы 60 кеше батып үлгән, узган ел бу вакыта суга батып үлүчеләр саны 48 кеше булган. (искәрмә: узган атна белән чагыштырганда бер ел эчендә үлүчеләр санын киметеп күрсәтү шуның белән аңлатыла, бу Татарстанстат мәгълүматлары буенча дөресләү).

Нигездә кешеләр коткару постлары булмаган сулыкларда һәлак була.

Коткару постлары республиканың 21 районында юк: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары.

Башка 21 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында  42 коткару посты булдырылган.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бу юнәлештәге эш аерым игътибар таләп итә. “Аңлашылганча, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән әле, әмма уңай якка үзгәрешләр бар”, - диде ул һәм калган районнарда да бу өлкәдә эшне активлаштырырга кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International