ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы:Татарстанда 20%тан артык мәйданда ашлык җыеп алынган

2018 елның 4 августы, шимбә

Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

 Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә республикада Татарстанда бөртекле культуралар 314 мең гектар мәйданда җыеп алынган - 21 %.  930 мең тонна ашлык суктырылган, бүген кичкә бу сан 1 миллионга кадәр җитәчәк.

Зәй районында урып-җыю  кампаниясенең актив темпта бара, анда 37% мәйданда ашлык суктырылган һәм 58 мең тонна бөртек ашлык алынган.

Уңышның иң югары күрсәткече шулай ук Зәй районында - 41,8 ц/га. Сарман (38,2 ц/га һәм 56,7 мең тонна бөртекле ашлык), Норлат (36,2 ц/га һәм 40,7 мең тонна) һәм Чистай (28,4 ц/га һәм 45,0 мең тонна) районнарында эш югары темпта бара һәм яхшы уңыш алына.

“Республика зур һәм  климатик шартлар сизелерлек аерыла. Төньяк районнарда да ашлык җыюга керештеләр, әмма темп түбән. Арча, Биектау, Саба һәм Теләче районнары өч көн эчендә барлык мәйданарның бары тик 5%ында гына ашлык суктырдылар. Алар өчен, әлбәттә, мөмкин булган чик бер тәүлек өчен 5%тан да аз булмаска тиеш”, - диде Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы министры шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда һава шартлары язгы сабан культураларын формалаштыру өчен кискен булды. Җәйнең өч ае эчендә  уртача күп еллык 163 мм явым-төшем урынына төбәкнең кайбер территорияләрендә 40 мм гына булган. Татарстанның Гидрометеорология үзәге республиканың 17 районында туфрак һәм атмосфера корылыгын билгеләгән. Бу күренеш башка районнарда да барлыкка килергә мөмкин.

Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрнең уңышлы кыш чыгуы өчен азык балансын исәпләргә һәм аны тутыру өчен чаралар күрергә кушты.

Киңәшмә тәмамланганда министр бәяләр мәсьәләсенә кагылды. Аның сүзләренчә, бәяләр яхшы. Бер атна эчендә кайбер культураларның бер тоннасы өчен бәя 1 меңгә кадәр арткан. “Әлбәттә, бу бәяләр Россиянең көньягындагы бәяләр, ләкин алар узган елгыга караганда югарырак һәм аларның алга таба да үсешен көтәбез. Шуңа күрә бөртеклеләрне сатарга ашыкмаска кирәк”, - дип өстәде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International