Алексей Песошин “Акто” авиакосмик технологияләр күргәзмәсе ачылышында катнашты

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

“Бу күргәзмә аэрокосмос тармагының алдынгы технологияләре эшләнмәләрен күрсәтә, фәнни-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгели”, - диде Алексей Песошин үзенең чыгышында.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә Татарстан Россиянең көчле үсеш алган төбәкләренең берсе булып тора, анда авиатөзелеш тармагы үсеше мәсьәләләре комплекслы хәл ителә.

Күргәзмәдә бердәнбер булган заманча технологияләр, материаллар һәм җиһазлар куелган.

Гадәттәгечә күргәзмә эшендә Россиянең әйдәп баручы авиация фәнни-тикшеренү һәм югары уку йортлары катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International