Алексей Песошин: Татарстан авиатөзелеш өлкәсендә Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып кала

9 август 2018 ел., пәнҗешәмбе

Авиация сәнәгате үсеше Татарстан Республикасының данлыклы тарихының

аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан авиатөзелеш өлкәсендә Россиянең

алдынгы төбәкләренең берсе булып кала. Бу хакта бүген Татарстан

Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия

авиаҗитештерүчеләренең IV съездының пленар утырышында белдерде.

 

Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында “Авиакосмик

технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара

махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды.

Киңәшмәне ачып, ТР Премьер-министры авиатөзелеш икътисадның иң югары технологиялемтармакларының берсе булып тора, дип ассызыклады.   “4.0 индустриясе безнең тормышка акрынлап, әмма дөрес керә”, - диде ул.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-160 ны яңадан җитештерү максатында зур күләмле эшләр бара. Яңартылган стратегик 10 берәмлек Ту-160М эшләп җибәрүгә Россия Оборона министрлыгы һәм “Туполев” ГАҖ  арасында дәүләт контракты  имзаланган.

Казан вертолет заводында Ми-8/17 һәм “Ансат” заманча модификацияле вертолетлар җитештерелә. 2017 елда Ми-38 транспорт-пассажир вертолеты җитештерелә башлады. Завод  үз тарихында барлыгы 12 меңнән артык вертолет эшләп чыгарган һәм алар 100дән артык илдә кулланыла.

“Татарстанда шулай ук кече авиация самолетлары, пилотсыз очу аппаратлары җитештерелә. Моннан тыш, гражданлык һәм хәрби билгеләнештәге авиация өчен радиоэлектрон аппаратура җитештерү буенча предприятиеләр киң таралган”, - диде Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры съезд эшендә Кытай, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм илнең башка төбәкләреннән делегацияләр катнашуын билгеләде.

“Авиаҗитештерүчеләр съезды авиакосмик тармак үсешенә ярдәм итәчәк. Бу үз чиратында киләчәк инновацияләрнең нигезе булырдай яңа идеяләр тууга этәргеч бирәчәк”, - дип йомгаклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования