Татарстанда бөртекле культуралар 43% мәйданда җыелган

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстанда бөртекле культураларны җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлыгы 1,5 млн гектар мәйданның 640 мең гектарында җыелган, яисә планның 43%ы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 1,8 млн тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 ц тәшкил итә.

Республика кырларында төрле модификацияле 2,3 мең комбайн эшли, тәүлек саен 110-120 мең тоннага кадәр ашлык җыеп алына, - дип билгеләде ул.

“Август аенда авыл хуҗалыгы тармагында чын урак өсте. Өченче атна бөртекле культуралар суктырыла, терлек азыгы хәстәрләнә, уҗым культуралары чәчелә, киләсе елга чәчүгә туфрак эшкәртелә”, - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

“Татарстанда чәчүлекләрнең гомуми бәясе 27 млрд сум. Бөртекле ашлык сатудан 20 % табыш көтәбез”, - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта  бөртекле культураларның яңа уңышына бәяләрне формалаштыру процессы бара. “Быел без бөртекле ашлыкка яхшырак бәяләр көтәбез. Россия буенча бөртеклеләрнең тулай җыемы 90 млн тоннадан 100 млн тоннага кадәр, узган ел 134 млн тонна җыелган иде. Бөртеклеләрнең мәйданы – 48,5 млн гектар”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Агымдагы елда республикада уңыш алу өчен минераль ашламаларны азрак кулландык, дип билгеләде министр. “Узган ел 68 кг ашлама сатып алырга һәм кулланырга туры килде. Быел 52 кг ашлама кулландык. Тагын 20 кг ашлама кулланган булсак, уңыш югарырак булыр иде”, - дип йомгаклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International