Алексей Песошин видеоконференцэлемтә режимында мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Анда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачып, Россия Президенты Владимир Путинның пенсия системасындагы үзгәрешләргә кагылышлы мөрәҗәгате турында искә төшерде.

Яңа уку елына килгәндә, Дмитрий Медведев барлык мәктәп укучыларын, студентларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.

Ул билгеләгәнчә, бүгенге киңәшмәдә уку биналарының әзерлеге, классларның җиһазландырылуы, мәгариф оешмаларында иминлекне тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе, санитар нормаларның үтәлеше турында фикер алышырга кирәк.

Россия Хөкүмәте рәисе быел илебездә 15 млн. нан артык мәктәп укучысы укыячак, дип билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International