Алексей Песошин Белем көнендә Чаллыда яңа мәктәп ачты

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Белем көнендә Чаллыда яңа мәктәп ачты.

Бүген 39нчы мәктәптә 1196 укучы парта артына утырачак, шуларның 320се беренче класска килүчеләр.

Мәктәпнең проектын Чаллы архитекторлары Елена һәм Равил Сафиуллиннар булдырган.

Мәктәп директоры Азат Галиев теләге белән класс укытучысының исеме язылган элмә такталар куелган. Алар махсус эшләнгән.

Беренче тапкыр гамәлдә магнитлы-маркер такталар кулланыла. Аларда белдерүләр, стена газеталарын, балалар рәсемнәрен урнаштырырга мөмкин булачак.

Инвалид балалар өчен туалет бүлмәләре махсус җиһазландырылган. Спорт залындагы полимер идән дә яңалык.

Ике бассейн бар. Мәктәпнең тагын бер горурлыгы – ул чын самолет. Винтлы уку-спорт Wilga мәктәпнең эчке ишегалдында урнаштырылган.

Мәктәп территориясендә зур спорт зонасы җәелдерелгән. Ясалма өслекле футбол кыры, спорт манежы, баскетбол уйнау өчен мәйданчыклар – боларның барысын да укучылар гына түгел, бәлки микрорайон халкы да файдалана алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International