Алексей Песошин: Ышанам, киләсе елга Казанда профессиональ регби клубы булыр

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Татарстан Премьер-министры, республиканың регби федерациясе рәисе Алексей Песошин бүген Казанда киләсе елда Россия чемпионатларында чыгыш ясаячак профессиональ регби клубы булачагына өмет белдерде. Бу хакта ул журналистларга пресс-конференция барышында җиткерде.

Хәзерге вакытта Казан хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа чемпионатын даими кабул итә, әмма Россия чемпионатында үз клубы юк.

“Регби башланган гына вакытларда 50 ел элек тә безнең профессиональ клублар бар иде, 2012 — 2013 елларда да булды. Татарстанда әлеге спорт төренә ярдәм итәчәк спонсор үзе моңа теләк белдерде. Киләсе елга Казанда профессиональ регби клубы булыр, дип ышанам”, - дип йомгаклады Песошин.
Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы, Россия Регби федерациясе югары советы рәисе ИгорьАртемьев билгеләгәнчә, оешма Казанда профессиональ регби клубын булдырырга уйлый.

Ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның ТР Регби федерациясе рәисе булуына игътибар бирде.

“Бу күп нәрсә турында сөйли. Россиядә Премьер-министр федерация рәисе булган бер төбәк тә юк. Безнең өчен бергә эшләү зур горурлык. Безнең уртак планнарыбыз бар. Минем уйлавымча, Казанда барысы да бик тиз булыр”,- диде Игорь Артемьев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International