Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә җитештерү булдыруга гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә ТОСЭР) эшчәнлек булдыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Чаллы комиссиясе әгъзалары катнашты.

Бүген инвестицияләрнең гомуми күләме 370 млн сум булган өч гариза каралачак.

Беренче проект метал эшкәртүче үзәк булдыру буенча иде (“Кама Трейд Татарстан” компаниясе). Проект кысаларында 131 эш урыны булдырылачак, 600 млн сум инвестиция кертеләчәк.

Проект ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Моношәһәрләр үстерү фонды тарафыннан хупланды.

Комиссия әгъзалары проектны бертавыштан хупладылар.

Икенче проект  йөк күтәрү җайланмалары өчен запас частьләр җитештерү иде.

Проект ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан хупланды.

Комиссия әгъзалары бу проектны да бертавыштан хупладылар.

Өченче проект икенче тапкыр каралды. Бу “Химресурс” фәнни-җитештерү компаниясе” гаризасы.

Комиссия әгъзалары бу проектны кабат караганда бу проектны гамәлгә ашыруны хупладылар.

Шулай итеп, бүген тәкъдим ителгән гаризаларның өчесе дә комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International