Татарстанга балалар өчен гриппка каршы “Ультрикс” вакцинасы кайтты

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Татарстанга балалар өчен гриппка каршы “Ультрикс” вакцинасы кайтты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Прививка ясатырга теләгән һәр кеше үзенең ОМС полисы белән теркәлгән медицина оешмасында ясата ала. Олыларга “Совигрипп” вакцинасы ясала.

Марина Патяшина сүзләренчә, ел саен Татарстанда вируслы инфекция һәм грипп белән республиканың 15% халкы авырый.

Казандагы сәүдә нокталарында гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак. Бу хакта брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

“Безне үз территорияләренә кертсеннәр өчен, эре сәүдә үзәкләре белән сөйләшүләр бара”, – диде министр урынбасары.

Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар көн саен 10-17 сәгатьләрдә “Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” метро станцияләрендә эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International