Алексей Песошин Яңа Чишмә район суды ачылышында катнашты

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Чишмә районында булды.

Монда килүенең төп максаты - төзекләндерелгән район суды бинасын ачуда катнашу иде.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән яңа чишмәлеләрне заманча суд бинасы барлыкка килү белән котлады.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, монда судьяларның яхшы шартларда эшләвенә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Үз чиратында, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов республика җитәкчелегенә район үсешенә игьтибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа Чишмә район судын  капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр бинаны, судьяларның эш бүлмәләрен, залны һәм башка бүлмәләрне карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International