Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин газ-мотор техникасы автойөреше катнашучылары белән очрашты

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 “Нефаз” һәм Lotos автобусларын Казанның автопассажир оешмаларына тапшырдылар. Бу тантана “Казан” гаилә үзәгендә узды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

“Без автобусларга, коммуналь хуҗалык техникасына субсидияләр бирәбез. Субсидия бирүнең федераль программалары эшли”, - дип сөйләде Алексей Песошин.

Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренчә, ел азагына Татарстан башкаласында 82 “Нефаз” һәм 22 Lotos автобуслары эшләячәк.

Татарстанда якынча 4,2 мең автомобиль газ-мотор ягулыгында эшли, шуларның 20%ы пассажирлар автотранспорты.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә газ белән эшләүче 300 автомобиль бар, шул исәптә авыл хуҗалыгы техникасы. Моннан тыш, республикада газ-мотор ягулыгында 150 берәмлек коммуналь хуҗалык техникасы бар.

Татарстан шәһәрләре арасында җәмәгать транспортын табигый газга күчерү буенча Чаллы лидер булып кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International