ТР Хөкүмәте йортында “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа предприятие эшләтеп җибәрү буенча гаризаны хупладылар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Комиссия “Гиперион” компаниясенең гаризасын карады. Проектның максаты “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерү буенча яңа предприятие булдыру.

Бу проектка инвестицияләрнең гомуми суммасы 34 млн тәшкил итә.

Инвестицион проект кысаларында 10 эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Гиперион” предприятиесе продукциясен Россия территориясендә һәм шулай ук якын чит илләрдә сатуны планлаштыра.

Фикер алышулардан соң комиссия әгъзалары бу проектны гамәлгә кертүне хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International