ТР Хөкүмәте йортында акча-кредит сәясәте мәсьәләләренә багышланган коммуникацион сессия узды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган коммуникацион сессиядә Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин РФ Үзәк банкының акча-кредит сәясәте максатлары һәм принциплары турында сөйләде.

Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән  Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе Лариса Павлова мөрәҗәгать иттеләр. Бу чарада шулай ук башкарма хакимият органнары һәм республиканың бизнес-җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Очрашуда Россия Банкының төп ставка буенча сентябрь аенда кабул иткән карары, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте, инфляциядә немонетар факторларның роле һәм аларның йогынтысын киметү буенча хакимият органнарының гамәлләрен координацияләүнең әһәмияте турында фикер алыштылар.  

Татарстанда еллык инфляция 2017 елның декабреннән 4%тан артмый. Республика импортны алыштыру сәясәтен уңышлы алып бара, шул исәптән азык-төлек продуктлары буенча да. Россиядә җитештерелгән сөтнең 6 процентка якыны, бәрәңгенең 5 проценты республика өлешенә туры килә. Республика җитәкчелегенең ярдәме җирле җитештерүчеләргә яңа сату базарларына чыгарга мөмкинлек бирә.

“Инфляциянең түбән булуы – икътисади үсешкә ирешү һәм гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле шарт. Ул хезмәт хакы һәм җыйган акчаның очсызлануын тоткарлый, икътисадта ставкаларны акрынлап киметергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләде  Рөстәм  Нигъмәтуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International