ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуның барышы турында сөйләде

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуның барышы турында сөйләде.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдергәнчә, сәламәтлек саклауның сыйфаты ике төп күрсәткеч белән бәяләнә – гомер озынлыгы һәм үлем дәрәҗәсе буенча.

“Республика үлем күрсәткече буенча Россиядә 25нче урында”, - диде министр.

“Массакүләм мәгълүмат чараларында “безнең республикада үлем югары дәрәҗәдә” дигән мәгълүмат таралды. Росстат мәгълүматлары буенча, быел 9 айда Идел буе федераль округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр - Татарстанда. Ул 11,7не тәшкил итә”, - диде министр.

Марат Садыйков сүзләренчә, 2018 елның 9 аенда Татарстанда 34 994 мең сабый туган, 34017 кеше үлгән.

Шулай ук Марат Садыйков Чаллыда радиология корпусы белән амбулатор-онкология үзәге 2019-2021 елларга зур медицина объектлары төзелеше программасы кысаларында төзеләчәк, дип сөйләде.

Министр шулай ук искә төшергәнчә, Әлмәттә инде радиология үзәге төзелә. Барлыгы программада – 2021 елга кадәр 17 объект төзү.

“Беренче чиратта без онкология кластерына игътибар бирәбез, - диде Марат Садыйков. Чиратта беренче булып Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) базасында балалар онкология, гемотология һәм хирургия үзәге тора. Балалар онкология үзәге төзелеше 2 млрд. сумга төшәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International