Татарстанның “Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивален оештыручылар катнашучыларның яшь ягыннан чикләрне киңәйттеләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның зур предприятиеләре, WorldSkills чемпионатына үз командаларын әзерләгәндә, ресурс үзәкләренең матди-техник базасын яхшыртуга ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов хәбәр итте.

Брифинг Татарстанның “Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗат фестиваленә багышланган иде.

“Һәр зур предприятиенең беркетелгән ресурс үзәкләре бар. Анда WorldSkills илкүләм һәм дөнья чемпионатларында катнашачак яшьләрне ярышларга әзерләү бара. Предприятиеләр әлеге үзәкләргә актив төстә ярдәм итә: җиһазлар, материаллар сатып ала һәм шуның белән үз катнашучыларына гына түгел, анда укучы яшьләргә дә ярдәм итә”, - диде Алмаз Хөсәенов.

 “Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗат фестивален оештыручылар конкурста катнашучыларның үтенечен тыңлап, яшь ягыннан чикләрне киңәйттеләр. Хәзер фестивальдә 40 яшьлекләр дә катнаша ала.

“Безнең заман” республика телевизион эшләүче яшьләр иҗат фестивале Татарстан Президенты ярдәмендә 2013 елда оештырыла. Фестиваль дәүләт социаль билгеләнештәге проект булып санала, аның коммерция максатлары юк. Анда катнашу түләүсез, катнашучылардан оештыру взнослары алынмый.

Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнә; Гран-при иясе - Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм 250 мең сум акчалата премия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International