Алексей Песошин Студентлар регби лигасы (регби-7) чемпионатын ачты

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры, ТР Регби федерациясе президенты Алексей Песошин Казанда югары уку йортларының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Студентлар регби лигасы (регби-7) чемпионатын ачты.

Ачылыш тантанасы Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узды (Казан, Ташаяк ур., 2а).

Тантанада Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Барлык катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин республикада спортка зур игътибар бирелә, дип искә алды. Спорт объектлары һәм инфраструктура төзелә, төрле ярышлар уздырыла. Ул чемпионатта катнашучыларга яңа җиңүләр теләде.

Беренче Студентлар регби лигасы чемпионатында республиканың 9 югары уку йортыннан 200 дән артык кеше катнаша: 8 ирләр һәм 6 хатын-кызлар командалары.

Чемпионат ике турда (10-11 ноябрьдә - беренче тур, 24-25 ноябрьдә - икенче тур) уза.

ТР Студентлар регби лигасының приз фонды 1 млн.нан артык тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International