Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына яңа җитәкче тәкъдим ителде

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына яңа җитәкчене - Александр Груничевны тәкъдим итте.

Бу чарада шулай ук Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александр Груничев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.

Моңа кадәр ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетын җитәкләгән Марат Зарипов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры итеп билгеләнде.

Рөстәм Нигъмәтуллин Александр Груничев җитәкчелегендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективының уңышлы эшенә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International