Рөстәм Нигъмәтуллин Үзбәкстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Үзбәкстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батырҗан Әсәдов белән Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин очрашты.

Очрашу Татарстан Министрлар Кабинетында узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин кунакларны сәламләп, үзбәк компанияләре белән элемтәләр үсеше Татарстанның тышкы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора, дип ассызыклады.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан һәм Үзбәкстан республикалары арасында 2017 елда тышкы  сәүдә әйләнеше 92 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

“Безнең үзара файдалы хезмәттәшлектә төп өлкәләр булып нефть химиясе, машиналар төзелеше, автомобильләр төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр тора. Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә алмашу нык урнашкан”,- диде ул.

Үз чиратында, Батырҗан Әсәдов Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы елларда ике республика арасында эчтәлекле сөйләшүләр алып барыла, дип ассызыклады.

Үзбәкстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казанга ике көнлек эшлекле очрашуга килгән (2018 елның 15-16 ноябре).  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International