Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча утырыш уздырды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Бүгенге утырышта ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев доклад ясады. Ул ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Хөкүмәтенең комплекслы планы турында сөйләде.

Моннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов доклад ясадылар.

Рафис Борһанов министрлыкның туган телне укыту буенча берничә тапкыр тәнкыйть зонасына эләккәнен искәртте.

“Туган телләрне укытуны камилләштерү максатыннан, дәүләт теле буларак татар телен укыту буенча программа әзерләнде. Гомуми белем бирү оешмаларында экспертизасы уңышлы узды, якынча белем бирү программалары реестрына кертелде”, - диде.

Министр татар теле, әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль реестрга кертелгәнен, 49 уку кулланмасы экспертизаларны үтеп, исемлеккә кертелүгә әзер булуын белдерде.

“Ләкин сәгатьләр саны кимү, туган телне укыту алымнары үзгәрү белән бәйле рәвештә, яңа буын укыту-методик комплектларын әзерләүгә керештек”, - диде.

Рафис Борһанов Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә кагылышлы бурычларны билгеләде.

Әлеге югары мәктәп КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты составында эшли. Рафис Борһанов аның милли кадрлар әзерләү үзәге булуын билгеләп узды. “Татар-рус мохитендә эшләү өчен кадрлар әзерләүгә 125 кешедән максатчан кабул итү оештырылды. Республика бюджетыннан кирәкле акча бүлеп бирелде”, - дип ассызыклады ул.

Министр 2019 елга ниятләнгән төп бурычлардан абитуриентларны сайлап алу критерийларын билгеләү, югары сыйфатлы белем өчен шартлар тудыруны әйтте.

“Якындагы елларда югары мәктәп бинасында ремонт эшләрен төгәлләү, предмет классларын заманча җиһазлау, билингваль дәреслекләр әдәбияты булдыру бурычлары тора”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International