Казан аэропортында “Боинг-737” очкычы һәлакәте корбаннарын искә алдылар

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг-737” очкычы авиаһәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган матәм митингы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.

Матәм митингы аэропортның мемориаль комплексы территориясендә узды.

Авиаһәлакәт корбаннарының һәрберсенең исемен атап, монда җыелучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Искә төшерәбез, бу фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында булды.  Мәскәү-Казан рейсы буенча очкан Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очрады. Борттагы 50 кеше, 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы,  барысы да һәлак булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International