Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Морозовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Казанда Сергей Морозовның эшлекле очрашулары планлаштырылган, шул исәптә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми әңгәмә (Казан Кремлендә).

Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланыр, дип көтелә.

Моннан тыш, Сергей Морозов ИТ-паркның эше һәм үсеше белән танышачак, кайбер спорт инфраструктураларында, Казанның архитектура-тарихи урыннарында булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International