Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта алкоголь базарында 10 мең 702 объект тикшерелгән. Нәтиҗәдә алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 1847 хуҗалык субъектында 2207 закон бозу ачыкланган. Иң күп закон бозу очраклары Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада. 

2018 елның гыйнвар-сентябрь айларында законсыз әйләнештән 33,5 мең литр тирәсе алкоголь һәм спиртлы продукция чыгарылган. Административ материаллар буенча штрафларның гомуми күләме - 32 млн. 155 мең сум. Иң күбе Казанда - 18 млн. сумнан артык. 

Күзәтчелек эшендә "Халык контроле" мәгълүмат системасы әһәмиятле роль уйный, диде  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе. Тугыз айда бөтен 45 муниципаль берәмлектәге гражданнардан 1247 мөрәҗәгать килде. Шулардан 410 хокук бозу расланды. Шулай итеп "Халык контроле" мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрдән нәтиҗәлек 33 процент тәшкил итте. Республика гражданнарына расланган мөрәҗәгатьләр өчен 694 мең сум түләнде. 

Җәүдәт Әхмәтханов билгеләгәнчә, Росалкогольрегулирование алып баручы федераль рейтингта Татарстан 18 урында тора. Шул ук вакытта Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренчеурында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International