Алексей Песошин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә: Файдаланмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен хуҗалык әйләнешенә кертү өчен тиешле чаралар кабул итәргә кирәк

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.

Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.

Утырыш Казанда  “Корстон”ның “Пушкин” залында, республиканың муниципаль районнары һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында  узды.

Төп докладны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ясады. Аның  сүзләренчә, дәүләт милке белән идарә итү бюджетны — 480 миллион, муниципаль милек белән идарә итү тагын 4,17 миллиард сумга баеткан. Мондый нәтиҗәләргә урыннарда милектән файдалану уңаеннан даими рәвештә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә ирешелгән.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының быелгы эш юнәлешләреннән тагын берсе - газ инфраструктурасын үстерү. Бу уңайдан ведомство газ белән тәэмин итү объектларын махсус оешмаларга тапшырган, шулай ук газ бүлү челтәрләренең саклау зоналарын раслаган.

Республика эшкуарларына ярдәм күрсәтү өчен ведомство аукционнар үткәрмичә генә социаль, мәдәни, көнкүреш объектлары төзү, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен участоклар арендаларга мөмкинлек бирә торган документлар әзерләү юнәлешендә эшли.

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, шулай ук ятим балалар өчен ТР махсуслаштырылган торак фондын формалаштыру эшләре дәвам ителә.

Утырыш барышында Алексей Песошин чыгыш ясап, җирле үзидарә органнары тарафыннан һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ягыннан зур игътибар күрсәтелергә тиешле берничә мәсьәләгә тукталды.

Алексей Песошин шулай ук искә төшергәнчә, Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына Юлламасында файдаланмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен хуҗалык әйләнешенә кертү өчен тиешле чаралар кабул итәргә кирәклекне күрсәтә. Бу мәсьәләдә башка төбәкләрнең тәҗрибәләрен файдалану бик мөһим,- диде Алексей Песошин.

Коллегия утырышы гадәттәгечә ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International