Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия оборона министры Сергей Шойгу уздырды (Мәскәү).

Киңәшмәдә округ командующийлары, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Смоленск өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Сергей Шойгу төбәк вәкилләре белән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемаларын хәл итү, “Юнармия” хәрәкәте үсеше, “Патриот” паркы филиалларын төзекләндерү һәм төзелеше барышы турында фикер алышты.

Киңәшмә Россия Оборона министрлыгының төрле зурлыктагы планлаштырылган өйрәнүләренә һәм башка гамәли чараларга багышланган иде.

Сергей Шойгу селектор киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, РФ Оборона министрлыгы 2019 елда 4 меңнән артык өйрәнүләр һәм якынча 8,5 мең гамәли чаралар уздыруны планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International