Алексей Песошин: Коррупциягә каршы эшчәнлектә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк

2018 елның 7 декабре, җомга

Коррупциягә каршы эшчәнлектә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы яшьләр форумында хәбәр итте. Бу чара Казанның “ИТ-парк” мәйданчыгында узды.

ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, коррупция икътисадка, көндәшлеккә сәләтлелеккә, сәяси тотрыклылыкка, илнең иҗтимагый куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясый.

“Шуңа коррупция факторларын киметү өчен барлык чараларны кабул итү бик мөһим”,- дип ассызыклады Алексей Песошин.

Ул билгеләгәнчә, бу юнәлештәге эштә мөһим роль яшь буынга карый.

“Коррупциягә каршы сәясәттә иҗтимагый яшьләр оешмалары катнашуны киңәйтү мөһим. Бүгенге форумның максаты – коррупция фактларын киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү. Бу эштә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк”, - дип йомгаклады  ТР Премьер-министры.

Быел Республика коррупциягә каршы яшьләр форумы бишенче тапкыр уздырыла. Форумда барлыгы 250 кеше катнаша: ТР дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары, бизнес-структура вәкилләре, шулай ук төрле иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International