Казан ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан ратушасында Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды.

Бәйрәмгә татарстанлылыр чакырылган иде - Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Шулай ук геройларның туганнары, үзләре үлгәннән соң бүләкләнгәннәрнең гаилә әгъзалары катнашты.

Ватан геройларын хөрмәтләүдә Россия Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Геройлары Газинур Хәйруллин, Александр Супонинский, Александр Кораблев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Татарстанлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы исеменнән Алексей Песошин котлады.

Ул билгеләгәнчә, Татарстанда бер Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, өч Россия Герое, 22 Социалистик Хезмәт Герое, биш Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм бер Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев яши.

“Сезнең һәркайсыгыз илгә тугрылыклы хезмәт итүдә батырлык һәм геройлык  үрнәге. Һәлак булган 235 Ватан Герое исеме алтын хәрефләр белән безнең республика тарихына язылган. Һәр бүләк артында – шәхси батырлык, кабатланмас язмыш”, - диде Алексей Песошин.

“Геройларга нинди генә рәхмәтләр белдерсәк тә, аз булыр. Без чын күңелдән кешеләрнең фронтта, тылда, ил тарихында һәм хәзерге шартларда күрсәткән батырлыкларына сокланабыз. Геройлар - безнең үзенчәлекле милли байлыгыбыз. Без геройларыбызның батырлыгын киләчәк буыннарга тапшыру өчен барысын да эшләргә тиешбез”, - дип билгеләде Россия Хезмәт Герое, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Тантанада  катнашучыларны шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Социалистик Хезмәт Герое, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешма рәисе Илдүс Мостюков котлады.

Тантананы  республика сәнгать осталары башкаруындагы бәйрәм концерты бизәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International