Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев рәислегендә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе территориясендә хезмәт хакын түләү мәсьәләсен карадылар, шулай ук эш бирүчеләрнең банкротлык шартларында хезмәткәрләрнең хокукын яклау мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.

Алексей Песошин үз чиратында, Татарстан территориясендә хезмәт хакы тоткарлануны бетерү буенча кабул ителгән чаралар, шулай ук хезмәт хакы буенча тоткарлыклар булган зур оешмалар белән эшләү турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International