Алексей Песошин Россия Регби федерациясе утырышында катнашты

2018 елның 15 декабре, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кичә Россия Регби федерациясе утырышында һәм тантаналы кичәдә катнашты.

Бу чара 2018 елгы сезонда Россия регби уеннарына нәтиҗә ясауга багышланган иде.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин Татарстан Республикасы Регби федерациясен җитәкли, шулай ук Россия Регби федерациясе Югары советы әгъзасы булып тора.

Чарада катнашучылар ел нәтиҗәләрен ясап, спорт сезонының төп вакыйгалары турында фикер алыштылар.

Узып баручы елда регби буенча Россия командасының Дөнья кубогына чыгуы төп вакыйга булды.

Дөнья кубогы 2019 елның 20 сентябреннән 2 ноябрьгә кадәр Япониядә узачак. Анда Россия командасы беренче уенны турнир хуҗаларына каршы уйнаячак.

Тантананың төп өлеше төрле номинациядә җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International