Алексей Песошин: Росреестрның төп юнәлешләренең берсе - дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру

20 декабрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлеген ТР Премьер-министры Алексей Песошин югары бәяләде. Бу хакта ул бүген Федераль дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Бу чара Казанда ведомство бинасында узды (Кулагин ур., 1).

“Хисап чорында Росреестр, Кадастр палатасы һәм Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре тарафыннан шактый күләмдә эш эшләнгән”, - диде Алексей Песошин. - Гомуми бәя – уңай”.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы, муниципаль берәмлекләр, торак пунктлар, территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны Бердәм дәүләт реестрына кертү актуаль бурыч булып кала.

Икенче мөһим бурыч - “Урман амнистиясе”. Монда кадастр һәм урман исәбендә каршылыкларның сәбәбен билгеләргә кирәк.

Росреестрның төп юнәлешләренең берсе - дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру, дип ассызыклады Алексей Песошин. Барлыгы 10,5 меңнән артык тикшерү уздырылган, 10 меңнән артык закон бозу очраклары ачыкланган. Агымдагы елда 18 млн. сумга штрафлар салынган.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, кайбер муниципаль берәмлекләрдә җир күзәтчелеге эше начар оештырылган, бу җир  ресурсларыннан нәтиҗәсез файдалануга китерә.

Алексей Песошин шулай ук күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеген уңай бәяләде. “Күп функцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре өлешен арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк”, - диде ул.

Коллегия утырышы ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования